Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сиреньнәр чәчәк атты

Әлеге хуш исле чәчәк бик күп сырхаудан шифа була ала! Аңардан төнәтмә ясап өлгерергә тырышыгыз, алар әле коелып бетмәгән.

Артрит, артроз, бил авыртуыннан ак сиреньнең 3 чугын
0,5 л кайнар суга салып, суыткычта 3 тәүлек төнәтергә. Сөзеп, 45 көн дәвамында, ашаганчы ярты сәгать алдан, көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабул итәргә. Өч ай тәнәфестән соң, дәвалану курсын кабатларга. Аннары мондый төнәтмәне ихтыяҗ булганда кулланырга. Әлеге чәчәкнең гомере кыска, шуңа күпләп җыеп, киптереп куегыз.

Теләсә нинди бронхитны да сирень төнәтмәсе белән дәвалап була. Чәчәкне пыяла банкага тутырырга, өстенә кадәр аракы салырга һәм 10 көн дәвамында бүлмә температурасында караңгы урында төнәтергә. Аннары 30 мл төнәтмәне йокларга ятар алдыннан бер чынаяк чәйгә салып болгатырга һәм кечкенә йотымлап эчәргә. Дәвалану курсы – 3 көн. Банка капкачын яхшылап ябыгыз.

Сирень чәчәгеннән ясалган төнәтмәне халык медицинасында колакта шау булганда, йөткергәндә, ашказаны җәрәхәтеннән, эч киткәндә, коклюштан, үпкәләр туберкулезыннан, эпилепсия һәм бөерләрдәге ташларны эретү өчен кулланалар. 1 аш кашыгы киптерелгән чәчәкне бер стакан кайнар суга салып, 15-20 минуттан сөзәргә һәм хәл яхшырганчы көненә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә.

Кан тамырлары авыруы варикоз булганда, бер банка сирень чәчәкләре өстенә тулганчы аракы салырга һәм бер айдан да ким төнәтмәскә. Төнгегә примочка һәм компресс ясарга (ышкымас ка!).
Онытмагыз! Сирень чәчәге күп күләмдә агулы, шуңа артыгын кулланмагыз. Табиб белән киңәшләшегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев