Сәламәтлек һәм матурлык өчен файдалы киңәшләр тәкъдим итәбез
Башны юганнан соң, чәчләрне алма серкәсе катнашмасы белән чайкарга кирәк (1 л суга 1 а.к.). Бернинди сатып алынган бальзам да, кондиционер да андый нәтиҗә бирми.
- Тән массасын нормада тоту өчен, көн саен 150 гр пешкән кызыл чөгендер ашагыз. Аңардагы пешергәндә дә юкка чыкмый торган бетанин май алмашуын көйли. Бу тамыразык кан чистарту өчен дә файдалы.
- Керфекләрнең матурлыгы турында кастор мае кайгырта. Йокларга ятар алдыннан аларга әлеге майны сөртүне гадәткә кертегез.
- Тән тиресен яшәртергә һәм целлюлитка каршы көрәшергә тозлы скраб ярдәмгә килә. Аны душ яки мунча керер алдыннан гына әзерләгез: 1:1 нисбәтендә эре тоз белән каймакны бергә кушып болгатыгыз. Юынганнан соң скрабны түгәрәк хәрәкәтләр белән бөтен тәнгә сылагыз.
- Ашкайнату системасын сәламәтләндерү һәм эчәклек трактын йомшак чистарту өчен, һәр иртән ач карынга 1 а.к. киндер орлыгын яхшылап чәйнәп йотыгыз һәм су эчеп куегыз. Ашкайнату органнарының дөрес эшләве тиреләрегездә күренер: вак-төяк ялкынсынулар, кызарулар, артык майлылык юкка чыгар, бит төсе яхшырыр. Җайлырак булсын өчен орлыкларны кофемолкада ваклый аласыз. Киндер көчле үт суы кудыргыч булганлыктан, аны сак куллану сорала, бигрәк тә үт куыгында ташлар булганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев