Сәламәт булыйк! Бавыр җиңел суласын
Әлеге эчемлек бавыр халәтен могҗизалы рәвештә уңай якка үзгәртә.
Биредәге язмалар бары тик мәгълүмат буларак тәкъдим ителә. Теләсә нинди дәвалау ысуллары кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур!
Әлеге эчемлек бавыр халәтен могҗизалы рәвештә уңай якка үзгәртә.
Кеше әлеге органның начар эшләвен һәм үз вазифаларын көчкә башкаруын бик яхшы сизә. Аның белән бар да тәртиптә булмавын хәлсезлек, энергия җитмәү, баш әйләнү, күңел болгану, уң як кабырга астында авырту, ашкайнату авырлашу һәм тәнгә бетчәләр, таплар чыгу кебек билгеләрдән аңларга мөмкин.
Зарарсыз, бавырдан токсиннарны чыгарырга ярдәм итеп, организм торышын яхшыртучы әлеге эчемлекне әзерләп, кулланып карагыз. Ул әле хуш исле һәм сафландырып та җибәрә.
Бөтнек яфраклары, бер лимон һәм бер әфлисун согы, бер литр су, өч аш кашыгы бал кирәк булачак.
Тирән савытка су салып, утка куярга. Бөтнек яфракларын кушып, акрын утта 5 минут кайнатырга. Аннары бүлмә температурасында суытырга һәм бер лимон белән бер әфлисун согын, балны өстәп, яхшылап болгатырга. Сөзәргә. Төнәтмә әзер, кулланасы гына калды.
• Мөһим!
Әлеге эчемлек барлык төр агуланулардан да ярдәм итә, ашказаны-эчәклек трактына уңай тәэсир ясый, эсседә сусауны баса. Бавырда чистарыну процессын кузгату өчен, бөтнекле эчемлекне көнгә бер стакан кабул итәргә кирәк.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев