САБАНТУЙНЫҢ ЯМЕ КИТМӘСЕН
#кирәклекиңәшләр

САБАНТУЙНЫҢ ЯМЕ КИТМӘСЕН

Мондый зур чаралар вакытында балаларның югалуы, әти-әнисеннән аерылып калуы яңалык түгел.

Бу бигрәк тә шәһәр җирлекләрендә, башка авылларга чыгучыларга кагыла.
Шул уңайдан Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә!
Күп халык булган урыннарда әти-әниеңнән арылып каласың икән, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырыш;
Әгәр сине әти-әниеңнән аерылып калгансың икән, халык үзәгенә якынрак торырга тырыш;

Рәшәткә артына ябышма, кулларыңны җәрәхәтләвең ихтимал;

Әгәр синең телефоның бар икән, өлкәннәргә шалтыратып, «формадагы кешегә»: гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәренә, полицейскийга һ. б. мөрәҗәгать итәргә тырыш;

Гел алга бар, туктама. Халык күп урыннарда таптап китәргә дәмөмкиннәр;

 Теләсә кайсы массакүләм чарага барганчы, алдан өлкәннәр белән сөйләшегез, аерылышсагыз кайда очрашачаксыз икәнен билгеләгез;

 Әти-әниең, туганнарыңның исем-фамилиясе һәм контактлары белән кесәгә язу тыгыгыз. Ул очракта, баланың якыннарын табу күпкә җиңел булачак.


Нет комментариев