Укучы фикере.
Фото: ясалма интеллект
Кызлар, «Яшел Үзән»нең социаль челтәрләрен игътибар белән карап барам. Район тормышын бик матур яктыртасыз: кайда нәрсә булган, нинди чара үткән – кулга телефон алуга, барысыннан да хәбәрдар булабыз. Мәдәният йортларының эшчәнлеге дә күз алдында. Шуңа күрә, бер фикеремне «Әйтәм әле» аша җиткерәсем килә.
Соңгы вакытта клубларда үткәрелгән чараларның күбесендә мәктәп укучыларының актив катнашуы күренә. Конкрет авылны атамыйм, әмма күп җирдә шундый күренеш. Әлбәттә, балалар белән эшләргә кирәк, аларны мәдәнияткә, сәнгатькә тарту бик мөһим. Ләкин шул ук вакытта бер сорау туа: ә авыл халкы, өлкән буын кайда? Мәдәният йорты бит авылның үзәге булырга тиеш. Анда балалар өчен генә түгел, өлкәннәр, яшьләр, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә кызыклы чаралар үткәрелсә иде.
Авыл кешесе үзен дә мәдәният йортының кирәкле бер өлеше итеп тойсын иде. Укучыларның мәктәпләре бар һәм без дә дәрестән соң төрле түгәрәкләргә йөри идек. Балалар – безнең киләчәгебез. Әмма өлкәннәр – авылның хәтере, тарихы, рухы. Мәдәният йорты шул ике буынны берләштерә торган урын булсын иде. Бәлки, мин ялгыш фикер йөртәмдер. Әмма аларның төп максаты – авыл халкын берләштерү, аралаштыру, рухи тормышын баету дип уйлыйм. Килешмәсәгез, фикерләрегезне сез дә җиткерегез.
Нет комментариев