«Бездә сайлау һәрвакыт актив бара. Мондый чараларга җитди караганнары өчен һәркемгә рәхмәтле», – ди Рус Әҗәленнән Гөлнара Семахина.
Авылыбызның өлкән кешесе, 85 яшьлек Разия апа Ибраһимова да сайлауга килгән. Аның бер дә тавыш бирми калган көне юк.
Өлкән буын — җаваплылык һәм гражданлык активлыгы үрнәге. Аларның һәр эшкә җитди каравы, үз фикерен белдерергә ашыгуы яшьләр өчен дә матур үрнәк.
Нет комментариев