Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

Кайда син, малай?! Син бүген безгә шундый кирәк (редакциягә килгән хат)

Бу хәл Ленинградта, 80нче еллар уртасында булды. Автобуста барабыз. Минем ян яктагы утыргычта алты яшьләр тирәсендә бер малай дулана. Әнисе битараф, улына игътибар итмичә, тәрәзәгә карап баруын белә. Ә бала аның үзенә каравын теләп, җиңеннән тарта да тарта. Тәрәзәнең теге ягында агачлар агыла, яңгыр сибәли, бөтен җир соры, ә нишлисең, Ленинград!

Фото: ясалма интеллект

Бала нәрсәдер сорыймы, таләп итәме, әллә үзенекен исбатлыйдырмы. Һәм, кинәт, әнисе шунда тәрәзәдән аерылып, кискен итеп улына борылды да, кулыннан йолкып:

– Нәрсә кирәк сиңа миннән?! – дип ысылдады.

Малай төртелеп калды.

– Нәрсә кирәк, дип сорыйм мин синнән?! Син үзеңнең кем икәнеңне белә­сеңме соң?! Син беркем дә түгел! Аңладыңмы?! Син бер-кем-дә-тү-ге-е-л! – ул бу сүзләрне улының битенә бәреп әйтте, чәпеп куйды.

Малай әнисенә карап катты һәм миңа аның, хәтта, башы да калтырый кебек тоелды. Әллә мин калтырадыммы. Аркама тир бәреп чыкканын тойдым. Башыма килгән беренче уемны хәтерлим: «Нүжәли боларны әни кеше баласына әйтте? Бу мизгелдә кем турында уйлый икән ул?»

– Мин сине күралмыйм, – дип тә пышылдап куйды, өстәп.

Минем күңел: «Нишлисең син, син бит балаңны бу сүзләрең белән үтердең!» – дип кычкырды, тик мине беркем ишетмәде. Автобустагы кешеләр, берни булмагандай, үз уйларына чумып баруларын белде. Мин селкенә дә алмыйча утырдым. Ә малай еламады. Әнисе аның кулын атып бәрде дә, кабат тәрәзәгә борылды. Ул инде дуламады, ничектер сеңеп, тынып калды. Каршындагы ертык утыргыч аркасына төбәлде. Ә минем торып, бөтен халык алдында аның әнисен кисәкләргә тураклап ташлыйсым килде! «Ул син соңгы кабәхәт! Син ул беркем түгел! Син бит улыңны юк иттең хәзер, үтердең!» – дип әйтәсем килде. Ант дип әйтәм, мин моны эшләр идем! Әмма мине малай тотып торды. Ничек булса да тынычлану өчен, күзләремне йомып, тирән итеп суларга тырыштым. Ә ачкач, кәнфит күрдем. Бер яшь кенә егет, студенттыр мөгаен, шундый ачык йөзле, бөдрә чәчле, джинс костюмнан, теге малайга кәнфит сузып тора. Ул әле кулын селкеп: «Ал, бу сиңа», – диде.

Тегесе алды. Егет шунда ук икенче кәнфитне сузды. Малай карап, нидер уйлап алды һәм икенчесен дә алды. Шуннан соң, хәзер искә алганда да күзләремә яшь китерерлек хәл булды. Малай аларны ашамады, ул әнисенең кулына кагылды. Әнисе шунда ук аңа йөзен бормады. Шулай да, аннары борылды. Күрәсең, улын бөтенләй юк итеп атарга теләде. Әмма улы аңа кәнфит сузды. Тегесе бер малайга, бер кәнфиткә карады. Аның аптырашта калуын күрдем. Шунда улы кәнфитне әнисенең учына салды. Хатынның, әйтерсең, кулы пеште – бик тиз генә кире бирде.

– Миңа кирәкми, – диде.

Малай учында ике кәнфит шул килеш ятты. Ул кулын төшермәде.

– Үзең аша, – диде әнисе, аннары пышылдап кына, – минем ашыйсым килми... Чынлап әйтәм.

Аннары малай кәнфитне әнисенең итәгенә куйды. Ул тынлыкны беркайчан да онытырлык түгел. Һәм сабыйның үзен шундый олыларча тотышын. Күз алдымда берничә минут эчендә бу малай ир-егеткә, ә әнисе усал, явыз кабәхәттән гүзәл яшь ханымга әверелде. Миңа шулай тоелды. Әнисе дәшмәде. Озак эндәшмәде. Улына беренче күргәндәй карап торды. Анннары кочагына алды. Малай да әнисен кочаклады. Бер кәнфитне әрчеп, әнисенә бирде. Һәм ул кәнфитне авызына капмый торып, үзенекен ашамады. Шундый хәлне күз алдыгызга китерә аласызмы?!

Тагын бер шок булды, тик бусы башка. Мин шунда үзем турында уйладым: «Менә син утырасың инде, шундый тәкъвалы, торып ул хатынны гаепләргә, ерткалап ташларга, үзгәртергә теләдең. Ә бит син җәнҗал һәм әрләшүдән башка бернәрсәгә дә ирешмәгән булыр идең. Ә менә бу бала, күр, нинди зирәк, нинди олы йөрәкле, башкача алдырды. Һәм гамәле бавырыңа, йөрәгеңә, күз яшьләреңә кадәр үтте. Ә аңа кәнфит биргән теге яшь егет, – дип уйладым, – ул бит икене болай гына бирмәде...»

Як-ягыма карандым... Маршрутканың арткы тәрәзәсеннән шул егетнең яңгыр тамчылары астында ашыгып атлавын күрдем. Әни белән бала бер-берсенә башларын терәп утыра иде. Әйтерсең, яшь гашыйклар! Шофер минем тукталышны игълан итте. Автобустан чыкканда малайның кулына кагылдым. Мин шул рәвешле аңа «рәхмәт» әйттем. Аңлагандыр дип уйламыйм, бу мөһим дә түгел. Мин бу сабакны гомерем буена хәтеремә салып куйдым. Салып куюын куйдым да, әмма аның чын тәрбия алымы булуын аңлау өчен еллар узуы кирәк. Бары тик үзең үрнәк күрсәтеп кенә тәрбияләп булуын бик күп олылар да белми. Кычкырып та, гаепләп тә, кыйнап та түгел. Юк. Бары тик үрнәк кенә нәтиҗә бирә, башка бернәрсә дә түгел. Һәм шул үрнәкне малай күрсәтте. Әнисенә дә, миңа да. Һәм ул безне үзгәртте. Ул малай кайда икән?! Син кайда, малай?! Син бүген нинди, кайларда, кем булдың? Син бүген безнең барыбызга да шундый кирәксең! Без синнән башка бетәчәкбез...

Семён Винокур язмасы Гөлнара Вәлиева тәрҗемәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев