Авыл җирендә сайлаулар элек-электән актив бара. Әлбәттә, күпләр беренче көнне үк үз тавышын бирде, гражданлык бурычын үтәде.
Яшел Үзән торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Ленар Садриев туган авылы Норлатта сайлау участогына килде һәм тавышын бирде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда РФ Федераль Җыенының IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм аның белән бергә үткәрелә торган сайлаулар буенча тавыш бирү 18 сентябрьдә башланды һәм 20 сентябрьдә тәмамланачак. Сайлау участоклары көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр эшли.
Нет комментариев