Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Роспотребнадзор белгече: Хаҗиларга кайнатылмаган дөя сөте эчмәскә киңәш ителә

«Сәүдә оештырылмаган җирләрдән ашамлыклар алмаска, кайнатылмаган су эчмәскә, шешәдәге суны гына эчәргә кирәк», - диде белгеч Альбина Гыйльмуллина.

Согуд Гарәбстанына Хаҗга барган кешеләргә дөягә утырып йөрүләрдән баш тартырга һәм кайнатылмаган дөя сөтләрен эчмәскә киңәш ителә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Татарстан буенча идарәсенең территорияләрнең санитар сакланышы бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Альбина Гыйльмуллина әйтте.

«Сәүдә оештырылмаган җирләрдән ашамлыклар алмаска, кайнатылмаган су эчмәскә, шешәдәге суны гына эчәргә кирәк», - диде белгеч.

Роспотребнадзор хаҗга баргач, җәнлекләрне кулга тотып карау, хайваннарга якын килүдән тыелып торырга киңәш итә. «Сыдырылган, тешләнгән урыннар булса, шул урынны сабын белән юарга һәм медицина хезмәткәренә тиз арада мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диде Альбина Гыйльмуллина.

Бөҗәкләр тешләмәсен өчен, тәннең ачык урыннарын капларга һәм репеллентлар кулланырга мөмкин. Шулай ук, яшәү урыннарында тәрәзәләрне һәм ишекләрне челтәр белән каплау хәерлерәк булуын искәртә белгечләр.

«Эссе какмас өчен, киемнәр җиңел һәм табигый тукымадан булуы шарт. Кояштан саклану чаралардан кулланырга һәм күбрәк су эчәргә тәкъдим ителә. Йогышлы авыруларга бирешмәс өчен, гигиенаны сакларга кирәк. Бәдрәфтән со, ашар алдыннан кулларны әйбәтләп юу шарт. Юылмаган куллар белән битләргә, күзләргә кагылырга ярамый», - диде Альбина Гыйльмуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев