Ризыгыбыз сихәт бирсен. Йомры булганга йомырка
Соңгы елларда һәркемне шаккатырып, халык ни дип тә санамаган гап-гади тавык йомыркасына бәяләр гомердә булмаганча күтәрелде. Инде хәзер күндек тә ул саннарга. Моңа нәрсә сәбәпче булды икән? Белүчеләр булса, «Әйтәм әле»гә шалтыратып сөйләрсез әле, яме. Бәлки аның бик тә файдалы булуын хәзер белгәннәрдер, ә?
Фото: ясалма интеллект
Мускуллар һәм баш миен туендыра. Йомырка – көч һәм яхшы хәтер өчен менә дигән аксым.
Тук һәм тыныч. Пешкән йомырка озак вакыт ашыйсын китерми һәм кирәкмәгәнгә артык ашамаска булыша.
Күзләр һәм нервыларга – файдага. Аңарда А, Д, В12 витаминнары һәм холин бар – болар күз күреме, нервылар һәм сөякләргә ярдәм.
Иммунитетка булыша. Йомырка организмга вируслар һәм арыганлык белән көрәшергә булыша.
Холестерин тәртиптә. Заманча эзләнүләр болай ди: көнгә бер йомырка – хәтта йөрәккә дә зарар китерми.
Кыздыруга караганда пешерү – яхшырак. Шулай май да әзрәк һәм бавырга авырлык та кимрәк.
Иртән ашау кулайрак. Иң шәп иртәнге ризык – тәмле, тиз һәм туклыклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев