Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Үргән сарымсакларны ташламагыз

Суган кебек үк, сарымсак та язга чыккач тамыр һәм кыяклар чыгара башлый. Күп ләр, ул инде файдалы сыйфатларын һәм тәмен югалткан дип, аны ташлый. Чынлыкта, бу бик зур хата.

Үсә башлаган сарымсак тырнагында, гадәтиендә дә булмаган файдалы матдәләр бар. Антиоксидантларның тулы бер җыелмасы гына да ни тора: аллицин, аллиин һәм аллилдисульфид. Әлеге яшелчәнең нинди очракларда бигрәк тә файдалы булуын әйтеп үтик.

Шыткан сарымсакны нигә ашарга?
Үсә башлау процессында сарымсакта бик күп авыруларга каршы тора алырлык яңа ферментлар барлыкка килә. Яшел кыяклары тәме һәм исе белән дә көчлерәк. Көнгә шундый бер тырнак сарымсакны иммунитет түбән булганда, салкын тию һәм вируслы авырулар вакытында ашау файдалы.
Сарымсактан, кан тамыр ларын чистарту һәм йөрәк эшчәнлеген нормальләштерү өчен, төнәтмә ясыйлар. Ә менә үсә башлаганын төнәтергә дә кирәкми – алыгыз да ашагыз! Андый сарымсакны халык медицинасы инсульт һәм тромблар барлыкка китермәү өчен профилактика буларак кабул итәргә киңәш бирә.
Ул агуланганда ярдәм итә, диареяне туктата. Начар (ракка китерә торган) күзәнәкләр үсешен булдыр мый, организм ны концерогеннардан чистарта. Үсә башлаган сарымсактагы антиоксидантлар күзәнәкләрнең вакытыннан алда картаюын һәм җыерчыклар барлыкка килүен тоткарларга сәләтле.

Үргән сарымсакны ничек кулланырга?
Үзегез үстергәне, сатып алганга караганда, файдалырак. Кибеттә сак булыгыз, анда еш кына Кытайда үстерелгән шикле сыйфатлысы сатыла. Аны яшел кыяклары яшелләнерлек шартлар тудырып, үзегезгә шыттыру яхшы.
Куллану алдыннан сарымсакны урталай ярып, кыягының матур төсле булуына, чери, карала башламавына инаныгыз. Аны пешермичә, кыздырмыйча яраткан ризык ларыгызга кушып ашагыз.
Диетологлар еш кына үргән бөртекләр, борчак, редис, укроп, люцерна ашарга куша. Андый продуктларда үсемлек аксымы, витаминнар һәм антиоксидантлар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев