Помидор үсентеләре турында кирәкле мәгълүмат
Үсенте (рассада) шиңә: монда еш кына вертициллез (гөмбәчекнең төре) шиңү гаепле. Су сибүне киметергә, ашламаска һәм мөмкин булса аерым савытларга күчереп утыртырга кирәк.
Үсенте яфракларын коя: бу бик зыянлы. Бу дым җитмәүдән яки тамырларына зыян килүдән булырга мөмкин. Аларга “Корневин” сибәргә, ә яфракларын мочевина (10 л суга 1 аш кашыгы) белән сиптерергә кирәк. Кайвакытта помидор үсентесенең яфраклары бет аркасында да коела. Алардан котылу өчен эремәгә бер ампула “Конфидор” яки “Герольда” өстиләр.
Үсенте яфракларының кырыйлары көрән төскә керә: моны читләре пешү дип атыйлар. Калий җитмәүдән шулай була. Тиз арада сернокислый калий белән ашларга кирәк – 10 л суга бер шырпы тартмасы.
Үсентенең яфраклары агара: дөрес чыныктырмаудан кояштан пешү. Мочевина белән ашларга кирәк – 10 л суга 20 гр һәм вакытлыча тышка чыгармыйча торырга кирәк.
Үсентеләр егыла: кара тәпи (черная ножка). Сыек кына марганцовка катнашмасы сибәргә һәм 3-5 сантиметр калынлыкта кыздырылган ком җәергә. Авыру бик таралган булса, үсентеләрне аерым савытларга күчереп утыртырга.
Үсенте яфраклары кызгылт - шәмәхә төскә керә: фосфор җитмәүдән.Бераз суперфосфат яки көл белән ашларга кирәк. Беренче чиратта карт яфраклар буяла.
Үсентеләрнең яфраклары саргая: бераз саргайса һәм үсеше кимесә – мочевина белән ашларга (10 л суга 20-30 г). Яфраклары саргаеп, җепселләре яшел калса – тимер белән тукландырыгыз (10 л суга 1 чәй кашыгы тимер хелаты). Кинәт саргаю – стресс билгесе. Үсентеләрне көл белән ашларга, ә яфракларына “Иммуноцитофит” сиптерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев