«Пилотсыз аппаратлар куркынычы» игълан ителгәндә яки сирена тавышлары ишетелгәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Игътибарлы булыгыз: Сезнең куркынычсызлык — үз кулларыгызда!
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Кисәтү сигналларын санга сукмыйча калдырмагыз.
«Пилотсыз аппаратлар куркынычы» игълан ителгәндә яки сирена тавышлары ишетелгәндә, кичекмәстән ышык урынга — подвалга, цоколь катына, паркингка яки тәрәзәсе булмаган теләсә нинди бүлмәгә (коридор, ванна бүлмәсе, кладовка) кереп качыгыз.
Урамда булсагыз: Тиз арада иң якын бинага керегез һәм тәрәзәләрдән ераграк басыгыз.
Тормышчан кагыйдә: Телефоныгыз һәрвакыт корылган (зарядкаланган) булсын, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) һәм җирле хакимият белдерүләрен кабызып куегыз.
Фото һәм видео урнаштырмагыз: Һава һөҗүменнән саклану (ПВО) системаларының эшен социаль челтәрләргә чыгармагыз — бу дошманга һөҗүмнәрне төзәтергә ярдәм итә.
Олы яшьтәге туганнарыгызны һәм күршеләрегезне кисәтегез.
Игътибарлы булыгыз! Бары тик рәсми хәбәрләрне генә күзәтеп барыгыз. Сезнең иминлек — үз кулларыгызда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев