Ошамаса, баш тарта аласың
Парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты буенча 16 экспертиза ясалган
Кулланучы почмагы
Агымдагы елның 6-17 февралендә Роспотребнадзор учреждениеләре, шул исәптән Россия Федерациясе төбәкләрендәге гигиена һәм эпидемиология үзәкләре тарафыннан парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» үткәрелде, ә консультация пунктларында көн саен гражданнардан кулланучылар хокукларын яклау сораулары буенча тематик консультацияләр уздырылды. Шул уңайдан без шушы үзәкнең консультация пунктының гомуми гигиена табибы Надежда Александрович белән сөйләштек.
– Парфюмерия-косметика продукциясе – ул кешенең тәненә турыдан-туры тәэсир итү өчен билгеләнгән матдәләр катнашмасы булып тора: тире, чәч, тырнак, иреннәр, җенес органнары, тешләр һәм авыз куышлыгының лайлалы тышчасы, аларны чистарту, тышкы кыяфәтен үзгәртү, матур ис бирү, саклау өчен кулланыла.
Әлеге продукциянең үзенең стандарт саклау шартлары да бар, әйтик:
сыек әйберләр өчен – 5°Cтан ким һәм 25°C-тан югары түгел;
каты сабын өчен - минус 5°Cтан ким түгел;
калган парфюмерия-косметика продукциясе өчен – 0°Cтан ким һәм 25°C тан артык түгел;
кояш нурлары турыдан-туры тәэсир итәргә тиеш түгел.
Парфюмерия-косметика продукциясе составы, физико-химик, микробиологик, клиник-лаборатория һәм токсикологик күрсәткечләр, агулы элементлар эчтәлеге буенча куркынычсыз булырга тиеш. Куркынычсызлык маркировкалау таләпләре белән билгеләнә.
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы табиб-экспертлары тарафыннан 2018 елдан 2022 елга кадәр парфюмерия-косметика продукциясенә 16 санитар-эпидемиологик экспертиза үткәрелде һәм продукцияне маркировкалауның таләпләренә туры килүе турында 15 эксперт бәяләмәсе бирелде: антиперспирантлар – 3 данә, парфюмерия сулары – 10 данә, чәч лагы – 1 данә, сабын – 1 данә.
Экспертиза нәтиҗәләре буенча бер парфюмерия суы үрнәгенең маркировкалау таләпләренә туры килмәве турында эксперт бәяләмәсе бирелде.
2022 елда парфюмерия продукциясенең сыйфатсызлыгы, сату кагыйдәләрен бозу һәм кулланучыларны алдау мәсьәләләре буенча 4 мөрәҗәгать теркәлде.
Яшел Үзән шәһәренең бер кибетендә кулланучыга сатылган ир-атлар өчен элиталы парфюмерия суы пробнигында яраклылык срогы куелмаган, аны кулланганнан соң, хуш ис ярты сәгать эчендә юкка чыккан. Сатучы касса чегын бирмәгән, сатып алучыдан үз хисабына экспертиза үткәрүне таләп иткән. Кулланучы язма дәгъва белдергәннән соң, сатучы сыйфатсыз товарны кире ала һәм кулланучыга түләнгән акчасын кайтара. Сайт аша заказ мәсьәләләре буенча ике мөрәҗәгать булды.
Әйтик берсендә ислемайны дистанцион сатып алуда заказ түләнгәннән соң кулланучы аңардан товар килеп җиткәнче баш тарткан һәм язма шикаять белән акчасын кире кайтаруны таләп иткән иде. Әмма сайт кулланучылар хокукын яклау турындагы закон нигезендә мөрәҗәгать бирелүдән соң 10 көн эчендә акчаны кайтармады, кулланучы сатучыга язма шикаятен тагын яңадан язып җибәрде.
Бу товарларны сатуның үз кагыйдәләре бар. Шул ук вакытта кулланучыларның да хокуклары яшәп килә. Сатучы мондый товарның исе һәм башка характеристикасы белән кулланучыны таныштырырга тиеш.
Мондый товарларны сатуның дистанцион ысулы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 26,1нче маддәсе белән көйләнә.
Товарны китергән вакытта кулланучыга аның турында һәм кире кайтару тәртибе, сроклары турында язмача мәгълүмат бирелә: кулланучы товарны алганчы теләсә кайсы вакытта, ә алынгач – җиде көн эчендә кире кайтарырга хокуклы. Әгәр дә әлеге мәгълүмат товарны китерү мизгелендә язмача бирелмәгән булса, кулланучы товар тапшырылганнан соң өч ай эчендә аңардан баш тарта ала. Товар төре, куллану үзлекләре, товар сатып алу факты һәм шартлары сакланса, сыйфатлы товарны кире кайтарырга мөмкин. Товар сатып алу документы булмаганда, кулланучы башка дәлилләргә таянырга хокуклы.
Кулланучы товардан баш тарткан очракта, сатучы, үзенең кире кайтарылган товарны кулланучыдан алуга киткән чыгымнарыннан тыш, аңа түләнгән акчасын кире кайтарырга тиеш. Кайтару вакыты – кулланучы таләпләр һәм дәгъвалар белдергән көннән ун көннән дә соңга калмыйча башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев