Мартка Ай календаре
Элек ничек булгандыр, яшелчәләр ничек уңгандыр, әмма хәзер замана җилләренә ияреп, туфракка орлыкны да Ай торышына карап чәчәбез.
Фото: ясалма интеллект
Моның аермасы сизелерлектерме, үз тәҗрибәләрендә сынап караучылар бардырмы, белмим. Хөрмәтле райондашлар, әгәр арагызда нәкъ менә Ай фазасы буенча утыртып, чынлап та файдасын күрүчеләр булса, «Әйтәм әле»гә шалтыратып, уртаклашуыгызны үтенәбез. Ә мартта Ай менә мондый халәттә булачак:
- 1-2 март – үсүче Ай;
- 3 март – тулы Ай;
- 4-18 март – кимүче Ай;
- 19 март – яңа Ай;
- 20-31 март – үсүче Ай.
Орлыкларны туфракка төшерү өчен уңай көннәргә килгәндә, алар түбәндәгечә:
- томат, борыч, баклажан – 7, 8, 9, 10, 12, 17, 21, 22, 26, 27;
- кыяр – 5, 6, 7, 8, 9, 10, 12, 17, 21, 22, 26, 27;
- кәбестә – 5, 6, 7, 8, 9, 12, 13, 14, 17, 21, 22, 26, 27;
- кабачки, патиссон, кабак – 10, 12, 17, 26, 27;
- яшел үләннәр – 7, 8, 9, 17, 21, 22, 26, 27;
- кыяк суган, сарымсак, «севок» суган – 4, 7, 8, 9, 10, 11, 12, 13, 14, 21, 22, 26, 27;
- редис, торма, дайкон – 4, 7, 8, 9, 13, 17, 21, 22, 26, 27, 31;
- борчак, боб, фасоль – 13, 22, 23, 24;
- каен җиләге, бакча җиләге – 17, 24. Ә 3, 18, 19, 20 март көннәрендә яшелчәләр чәчү өчен уңай түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев