Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Кышка запас туплап, таныш-белешләреннән, базардан бал алучыларга киңәшләр

Район хуҗалыкларындагы игенчеләрнең генә түгел, ә умартачыларның да кызу урак өсте башланды: бал аерталар. Иң тырыш бөҗәкләрнең хезмәтенә нәтиҗә ясар чак җитте.

Ә инде кышка запас туплап, таныш-белешләреннән, базардан бал алучыларга берничә киңәшебез бәлки ярап куяр.

  •  чын бал кашыктан тиз генә төшми. Бер аш кашыгы бал алып, аны тиз генә әйләндереп карагыз, бал акмаячак, ә кашыкка чорналачак.
  • бал салынган савытка кашыкны батырып алыгыз да, чыгарганда, ничек агып торганын күзәтегез. Сыйфатлысы тасмалап агып, тау булып өеләчәк, ә өстендә куык барлыкка киләчәк.
  • чын бал сыек һәм кристаллашкан була. Кристаллашу вакыты төсеннән һәм, сак лану температурасыннан да тора.
  • ипи кисәген 10 минутка балга салып карагыз. Чын балда икмәк ката, ә ялганында йомшарачак. Бу балга шикәр сиробы кушылган дигән сүз. Чын балда су тамчы да юк.
  • кәгазь кисәгенә бал тамызып, яндырып карагыз. Чын бал янмый, эреми һәм коңгырт төскә керми. Бары бал тирәсендәге кәгазь генә яначак. Әгәр дә инде бал эри икән, кортларга шикәр сиробы ашатканнар, коңгырт төскә керсә, шикәр комы кушканнар.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев