Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кыярларны катнашма белән тукландырабыз: файдалы киңәшләр

Аллаһның рәхмәте һәм үзебезнең тырышлыгыбыз белән булдырылган уңыш­ларны июль аенда җыя да башладык, шөкер. Бакчага чыккач, матур булып, гөрләп утырган түтәлләрне, кыяр-помидорларны күрәсең дә, күңел сөенә.

Үзебез үстергән! Иң файдалылары һәм иң тәмлеләре! Базарда бит аның «үз бакчамнан» диючеләре дә, сатарга дигәнне тизрәк өлгертү өчен, әллә ниләр сибеп үстерә. Шуңа күрә, иң ышанычлысы – үзеңнеке.
Инде яшелчәләр өлгереп килә дип, аларны тәрбиясез калдырырга әле иртәрәк. Таләп ителгәннәренә соңгы тукландыру кертергә, түтәлләрне чүп үләннәреннән арындырып, йомшарту – июль аеның мөһим эшләре. Кыяр-помидорлар көзгәчә уңыш бирсен, дисәгез, өлгергән берен өзеп алу гына җитми, аларга көч тә бирергә кирәк.
 

Хәзер кыярларны түбәндәге катнашма белән тукландырсагыз, яхшы булыр: 10 л су белән 1 л сыер тизәге катнашмасына 2 л агач көле,
2 а.к. магний селитрасы һәм 3 а.к. калий селитрасы салып болгатырга. Моны яхшылап су сипкәннән соң һәр кыяр төбенә
1 л кулланырга. Көлдә кыярга кирәкле кырыктан артык микроэлемент бар.
Тагын шуны да истән чыгармагыз, кыярларга +25 градустан да салкынрак су сибәргә кирәкми. Салкын су җимшәннәре коелуга, кәкре-бөкре һәм әче кыярлар үсүгә, гөмбәчек авыруларына китерер­гә мөмкин. +15 градустан түбән булганда атнага ике тапкыр гына су сибегез, салкында аның тамырлары дымны начар үзләштерә һәм чери башлый.

Шулай ук, кыяр артык эссене дә өнәми: +32 градустан арткан кызуда ул кыярланмый. Шуңа күрә, кызу көннәрдә теплицаның кояшлы ягына ак простыня яки тыгыз агрополотно ябыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев