Кура җиләген кайчан, ничек кисәргә?
Бакчабызда кура җиләгенең кызылы, сарысы, иртә һәм уртача өлгерешле гадие һәм бер сезонда ике уңыш бирергә сәләтле ремонтант сортлары үсә. Ел саен әйбәт уңыш үстереп алу өчен, кураларны дөрес итеп кисү зарури.
Гади кура җиләгенең быел уңыш биреп сөендергән карт сабакларын, август азагында төбеннән үк кисеп алып яндырабыз.
Әлеге гамәлебез, тамырдан чыгып, быелгы җәйдә тишелеп үскән яшь алмашка көз азагына чаклы ныгып калырга, ике еллык үсентеләрдән гөмбәчек чирләре йоктырмаска, карт сабакларга кереп оялаган корткычларга яшьләренә күченеп утырып, зыян сала башламаска мөмкинлек бирә. Гади кура җиләгенең уңышын берничә мәртәбә арттыру максатыннан, яшь үсентеләрнең буе 60-70 см га җиткәч, сабак очларын чеметеп өзеп чыгам.
Сабактагы яфрак төпләреннән 4-5 янсабак үсеп чыга.Киләсе язда шул янсабакчыкларның да очларын кыскартып кисәм. Янәдән янсабаклар формалаша. Һәр сабак учарлы куак рәвешенә керә. Иң мөһиме: уңыш бирүче күпсанлы вак ботакчыклар пәйда була. Болай формалаштырылган курада җиләкләр саны күп булудан тыш, уңыш бирү вакыты шактый озая. Иң әвәле уңыш очтагы ботакчыкларда өлгерсә, уңыш бирү сезонының азагына астагылары да татлы сусыл җимешләрен үстереп җиткерә.
Ремонтант кура җиләгеннән бер җәйдә ике уңыш үстереп аласыбыз килсә, көзге уңышын җыйгач, аның сабагын яртылаш (иң эре бөресенә чаклы төшеп) кыскартып кисәбез.
Безнең табигый шартларда, аңа икенче уңышын өлгертеп бетерергә вакыт бик аз кала.
Бу төрдәге кура җиләкләре уңышының күләме, сыйфаты аны сезонга бер генә мәртәбә өлгерткәндә мулрак һәм сыйфатлырак була икән. Үзләрендә җәй буе тупланган файдалы матдәләре белән тамырларын тукландырып өлгерсеннәр өчен, көз көне ремонтант сортларының сабакларын ашыгып кисмәвебез хәерле. Иң отышлысы ноябрьдә кисүдер, мөгаен. Ремонтант кура җиләген, сок хәрәкәте тукталганын көтмичә, иртәрәк киссәк, һава торышы җылы тору сәбәпле, киләсе сезонда уңыш бирергә тиешле сабакның бөреләре вакытсыз уянырга, калын кар капламы томаларга өлгермәгәнгә күрә, каты кырауларда, коры суыкларда зыян күрергә мөмкин.
Ике уңыш үстереп алырга ниятләп, ремонтант җиләк куакларын көздән бары тик кыскартып кына кисүнең бер өстенлеге бар.
Җимеш биргән, яфраклары коелган сабаклар көзге ачы җилләрдән, салкыннардан курыкмый, алар җиләклекне зыкы суыклардан саклар өчен, кар тотарга бик кулай. Ике еллык циклда үсүче куралар, язын тизрәк тернәкләнеп, җәен беренче уңышын иртәрәк бирә башласын өчен, апрельдә мүлчәләрен тырнап алып, ашлап, өсләренә дугалар куеп, агроспан белән капларга кирәк булачак. Ремонтант кура җиләкләр дә, башка куралар кебек, ачык, җылы кояшлы урында үсәргә ярата. Ярым күләгәле җирдәгеләренең сабаклары нечкәрәк, җиләкләре азрак, ваграк була.
Хәмидә Гарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев