Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Күкрәк сөте имгән бала авыруларга бирешми

4 - 10 август – Күкрәк сөте белән имезүне популярлаштыру атналыгы.

Имезү баланың сәламәтлеген һәм исән калуын тәэмин итүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора, әмма шуңа да карамастан, 3 сабыйның 2се тәкъдим ителгән 6 ай эчендә төрле сәбәпләрдән имезелми һәм бу күрсәткеч соңгы ике дистә елда яхшырмаган.

Күкрәк сөте сабыйлар өчен идеаль азык булып тора. Ул куркынычсыз һәм анда күп таралган балалар авыруларыннан сакларга ярдәм итүче антитәнчекләр бар. Күкрәк сөте сабыйны тормышның беренче айларында барлык кирәкле энергия һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Имгән  балалар интеллект ягыннан тестларны яхшырак чишә, артык авырлыктан яки симерүдән интекми һәм  диабетка азрак бирешә. Баласын   имезүче хатын-кызларда шулай ук күкрәк яман шеше барлыкка килү куркынычы кими.

Ана өчен имезүнең файдасы:

1. Окситоцин эшләп чыгаруны арттыра һәм ул бала тапканнан соң организмны торгызу процессын тизләтә;

2. Ананың стрессларга чыдамлыгын арттыра, депрессияне киметә;

3. Күкрәктә яман шеш барлыкка килү куркынычын киметә;

4. Менопаузадан соң остеопороз һәм сөяк сыну куркынычын кими;

5. Йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм диабет үсеше куркынычы кими.

Бала өчен файдасы:

1. Йогышлы авырулардан саклый;

2. Ашказаны-эчәк тракты функцияләренең моторикасын  стимуллаштыра;

3. Эчәклекнең сәламәт микрофлорасын формалаштыра;

4. Дөрес прикус булдыра;

5. Кискен респиратор авырулар ешлыгын киметә;

6. Когнитив һәм сөйләм үсешен яхшырта;

7. Ана белән баланың эмоциональ элемтәсен яхшырта;

8. Сидек юллары инфекцияләре бнлән авыру ешлыгы кими.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев