Кишер яфрагын ташлап бетермәгез
Кишер алмагансыздыр әле?
Алганда матуррак яфрак ларын ташламагыз, чөнки алар аның тамыры кебек үк файдалы – күзләргә дә, бавырга, һ.б.
Юып, турагыз да, пет рушка яки укроп кебек киптереп, барлык ашларга пешеп чыгар алдыннан салыгыз. Ул тәменә йогынты ясамый, ә файдасы – шиксез.
Чәй кебек төнәтеп тә эчәргә ярый, әмма анысы, кем әйтмешли, «на любителя».
Ә менә кызыл чөгендернең сусыл яфрагын вак итеп турап, катырырга була. Кыш көне борщ, щи ашларына берәр уч салыр га яки болгатылган йомыркалы җиңел аш әзерләргә мөмкин. Тәмле дә, файдалы да!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев