Кышын ачкач хуш исе таралачак һәм бер утыруда банка бушап калачак. Борыч, эчендәге табигый сусыллыгын саклап, шул килеш кыздырыла, ә сарымсаклы майлы тозлыгы аны искиткеч әппититле хуш ис һәм тәмгә баета. Ит, бәрәңге белән һәм ипи кисәге өстенә генә куеп ашасаң да бик тәмле!
Фото: ясалма интеллект
КИРӘК (ӘЛЕГЕ КҮЛӘМНӘН 0,5 ЛИТРЛЫ ИКЕ БАНКА ЧЫГАЧАК):
- 1 кг татлы борыч
- 1 зур баш сарымсак
- кыздыру өчен 100 мл үсемлек мае
- банкага салу өчен 50 мл үсемлек мае
- 2-3 а.к. 9%лы аш серкәсе
- 1,5 а.к. шикәр комы
- 1 ч.к. өеп эре тоз
Борычны яхшылап юарга һәм корытырга – бу май чәчрәмәсен өчен мөһим. Сабак башларын һәм орлыкларын алмаска – тулаем кыздырабыз. Һәр борычны, табада шартламасын өчен, «зубочистка» белән берничә урыннан тишкәләргә. Табада яки казанда майны кайнатып чыгарырга һәм борычларны уртача утта, капкач астында ике яклап та кыздырырга.
Борыч кызган арада хуш исле тозлык әзерлибез. Сарымсакны пресс аша чыгартып, кечерәк савытта тоз, шикәр комы, аш серкәсе һәм үсемлек мае белән катнаштырабыз. Тоз белән шикәр комы эреп беткәнче болгатырга. Кайнар һәм яхшылап кыздырылган борычларны, стерильләштерелгән коры банкаларга, сарымсаклы тозлык белән аралаштырып, тыгызлап тутырырга.
Борыч кыздырганнан табада калган майны кайнатып чыгарып, банкалар тулганчы салабыз һәм капкачлап, әйләндереп, төреп куябыз. Суынганчы шулай торсын.
Нет комментариев