Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кишер коймаклары

Бакчаларыбызда суыклар күренгәнче балланып, витаминланып утырган кишерләр дә алынды һәм алар бөрешә, шиңә башлаганчы файдасын татып калырга кирәк.

Әйдәгез, менә шундый коймак пешереп карыйк әле.

Бу коймакта, организмда А витаминына әверелүче каротин бар. Ул тире, чәчләр, тырнаклар һәм күрү органнарына бик тә кирәкле витамин. Моннан тыш, кишер клетчаткасы йомшак кына итеп эчне йомшарткыч тәэсир ясый, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын киметә.

Кирәк була:

  • Уртача зурлыкта 2 кишер
  • 1 стакан сөт яки су
  • 1 йомырка
  • 1 стакан солы оны яки тарттырылган солы кисәкләре (хлопья) (бодай оны да ярый)
  • 200 гр эремчек
  • Тәменчә тоз

Кишерне чистартып, вак кыргычтан уарга. Аңа сөт (су), йомырка, он, эремчек, тоз кушып, камыр ясарга. Әгәр дә ул бик сыек килеп чыкса, тагын бераз он өстәгез. Барысын бергә яхшылап бутагач, 20-30 минутка калдырыгыз.

Мичегезне 180 градуска кадәр кыздырыгыз. Табага яки противеньгә махсус кәгазь җәегез һәм кашык ярдәмендә шуңа камырны коймак итеп салыгыз. Араларын күбрәк калдырыгыз, кайнар мичтә ул җәелә.
25-30 минут пешерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев