Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кичәге чәйне эчә күрмәгез

Чәй белән кытай бер җирен юган дигән гыйбарә юктан гына чыккан нәрсә түгелдер инде дә...

Әмма әлеге хуш исле эчемлектән башка без яшәешебезне дә күз алдына китерә алмыйбыз хәзер. Һәрбер көнебез чәй белән башлана. Озаг­рак эчми йөрсәк, башлар авырта башлый, хәл китә кебек.

Зыянга түгел, ә шифага булсын өчен, чәй җитештерүчеләр аның яңа төнәткәнен генә эчәргә киңәш итә. Эш монда тәме һәм хуш исендә генә түгел, җәмәгать. Әгәр дә төнәтелгән чәйне берничә сәгатькә ачык һавада калдырсак, кислород тәэсире нәтиҗәсендә анда бактерия һәм зарарлы кушылмалар барлыкка килә башлый. Чәй өслегендә алар чынаякта сыланып кала торган тыгыз кара пленка рәвешендә була.

Әлеге матдәләр ашказаны-эчәклек тракты органнарына, бигрәк тә бавырга җимергеч йогынты ясый.
Бер тәүлек торган чәйне японнар «елан чагуыннан да зәһәррәк» дип саный, ә кытайлар агу белән тиңли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев