Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Керән яфраклары яшәртү эффектына ия, ялкынсынуны баса, инфекция­ләрдән кисәтә һәм ябыгырга булыша

Файдалы киңәшләр.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!

Сезгә ярдәмгә – керән!

Керәннең бай химик составлы булуыннан башлыйк (витаминнар, углеводлар, марганец, цинк, селен һ.б.). Бу аны шактый гына киң кулланырга мөмкинлек бирә. Яфраклары яшәртү эффектына ия, ялкынсынуны баса, инфекция­ләрдән кисәтә һәм башка бик күп очракларда ярдәмгә килә. Мәсәлән:

Сидек кудыргыч төнәтмәне түбәндәгечә ясыйлар: 200 гр туралган керән яфракларын 0,5 л
аракыга салып, бер атна караңгыда төнәтәләр һәм сөзәләр. Көнгә өч тапкыр өчәр аш кашыгы кабул итәләр. Әгәр дә бик көчле килеп чыкса, бераз су белән катнаштырырга була.

Буыннар авыртканда. Суда парландырып, сөзелгән 4 аш кашыгы чамасы керән яфрагын төнгә авырткан урынга компресс итеп сыларга һәм марля белән бәйләп куярга.

Ябыгу өчен, 100 грамм керән яфрагын ярты аш кашыгы лимон согы һәм ике аш кашыгы бал белән кушып, болгатырга. Катнашманы көнгә ике тапкыр кабул итәргә.

Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев