Кефир файдасы
Кефирны организм тиз эшкәртә.
Фото: ясалма интеллект
- Йоклар алдыннан бер стакан кефир арыганлыкны бетерә, тынычландыра, җиңелчә йоклату үзлегенә дә ия.
- Майсыз кефир күп диеталарның нигезендә тора. Кефир кальций һәм фосфор чыганагы. Башка бер генә сөт ризыгында да әлеге матдәләр аның кадәр күп түгел.
- Бер ел буе кефир эчкән кешенең тән тиресе матурлана, мускуллары ныгый.
- Ул шулай ук кан тамырларын да чистарта.
- Ашказаны эчәк тракты өчен аның файдасы әйтеп бетергесез. Әгәр көне буе юньләп ашарга вакытыгыз булмаган икән, кичен кичекмәстән бер стакан кефир эчеп куярга кирәк.
- Кунактан сыйланып кайткач та кефир эчеп кую файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев