Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Карлыган «ишелеп» уңар

Карлыган өчен шәп ашлама – сибәсең дә, бер елга онытасың һәм уңышны чиләкләп җыясың! Бүтән бернинди тукландыру да кирәк булмаячак.

Барлык бакчачылар карлыганның эре, мул булуын, куакларның авырмавын тели. Һәм менә дигән шундый чара бар, аны көз көне кулланырга һәм ел буена башка ашлаулар турында онытырга мөмкин.

Аерым савытта өч килограмм доломит оны, 10 грамм бор кислотасы һәм бер аш кашыгы бакыр купоросы кушыгыз. Болгатыгыз һәм карлыган куагы тирәли сибегез. Шуннан соң, ашлама тамырларга тизрәк үтсен өчен, җирне йомшартыгыз һәм күп итеп су сибегез. Катнашмада, үсемлеккә кышны җиңел чыгарга көч бирүче, кальций һәм магний күп.

Сүз уңаеннан: ашлама керткәннән соң, салам белән мульчалау яхшы – бу уңышны тагын да арттырырга ярдәм итә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев