Кара миләшнең файдасы турында
***
Фото: ясалма интеллект
- кан басымын киметә, холестеринны нормальләштерә, гипертонияне кисәтү өчен әйбәт чара булып тора;
- кан сыйфатын яхшырта, каны начар оючылар һәм күп кан югалтучыларның туклану рационына керергә тиеш;
- бавыр һәм ашказаны-эчәклек трактын тернәкләндерә, бавыр эшчәнлеген стимуллаштыра, канны токсиннардан чистартырга булыша;
- иммун системасы эшчәнлеген яхшырта, чөнки аскорбин кислотасына, В2 һәм В5 витаминнарына, антиоксидантларга (организмны әчүдән саклаучы матдәләр) бай;
- эндокрин бизләр эшчәнлеген яхшырта, гриппка, эчәк таякчыкларына, бактерияләргә каршы тора;
- көн саен эчелгән 150 мл кара миләш согы бәвел чыгару органнарында инфекция һәм ялкынсыну процесслары куркынычын 55%ка киметә;
- яман сыйфатлы күзәнәкләрне «баса», организмны вируслы инфекцияләрдән саклый;
- кара миләшне күкрәк бизе рагын һәм башка онкоавыруларны кисәтү һәм дәвалау өчен кулланырга киңәш итәләр;
- инсулин рецепторлары сизгерлеген арттыруы аркасында, II тип шикәр диабетыннан саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев