Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кара һәм төсле киемнәрнең төсен саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Кирәкле киңәшләр.

Оекбашларыгызны югалтып туйдыгызмы? Юганда, алар бер урында гына булсын өчен, сетка-капчык кулланыгыз.

Юрган яки йонлы пальто юганда (әгәр дә кер киптергечегез булса, анда да), машинага берничә теннис тупчык­лары салыгыз – бу андый керләрнең йомшаклыгын саклый.

Кер киптергечкә коры сөлге белән өч теннис тупчыгы салыгыз. Шарлар әйберләрне бер-беренә бәйләнүдән сак­лый, ә коры сөлге артык дымны сеңдерергә ярдәм итә.

Статик электрлашу барлыкка килүен теләмисез икән, фольгадан йомарланган шар кулланыгыз.

Кердәге майлы тапны бетерү өчен, аңа акбур ышкыгыз һәм юыгыз.

Елга берничә тапкыр, машинагызга бер шешә ак аш серкәсе салып, кайнар су белән бер цикл әйләндерегез. Бу төрле сабын калдыкларыннан һәм начар истән арындыра.

Ак керләрне чайкаганда, машинага бер чынаяк ак аш серкәсе өстәгез.

Ак керне 1 чынаяк сода кушылган 4 литр суда җебетү яхшы.

Кайнар суда 4 төймә аспирин эретегез һәм юар алдыннан пычранган ак керне җебетегез. Ул ап-ак булыр.

Кара һәм төсле киемнәрнең, урын-җирләрнең, палас-келәмнәрнең төсен саклау өчен, чайкаганда суга бер чынаяк аш тозы кушыгыз.

Киемнәрнең кара төсен саклау өчен, чайкаганда суга ясалган каһвә яки кара чәй өстәгез.

Кер юганда порошокка лимон согы кушыгыз. Бу киемнәргә өстәмә сафлык өстәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев