Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кадакка бастыгызмы?

Тизрәк утырырга тырышыгыз.


Болай итеп, сез кан басымын киметерсез һәм кан агуы тизрәк туктар. Әгәр инде яра бик тирән һәм кан каты «сиптерә» икән, кемне дә булса ярдәмгә чакырыгыз яки торган урыныгыздагы медицина хезмәткәренә шалтыратыгыз.


Дезинфекцияләүче чаралар (хлоргексин, водород перекисе) аракы яки спирт белән яраны юыгыз. Актык чиге – чиста су да ярый.
Кан агуы туктаганнан соң аягыгызны марля, әгәр дә юк икән, чиста чүпрәк белән бәйләп куегыз.
Әгәр дә кадак күгәргән булса, столбняк куркынычы бар. Үзегезне саклау өчен, тиз арада травмпунктка барып, столбнякка каршы анатоксин ясатыгыз.
Столбняк үлем куркынычы тудыра, шуңа күрә бу процедурага җитди карагыз! Аны йоктырган кешенең 80%ы терелә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев