Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Июнь аенда бакчада эш күп

Бакчачылар безнең киңәшләргә дә күз салсыннар иде.

*Бет (тля) тә күп зыян сала. Аның белән көрәшү өчен куак һәм агачларның ябалдашларын да сабынлы көл суы белән коендыралар. Ә төпләренә көлне сибәргә кирәк. Карлыган белән крыжовникның бетләгән яфракларын юк итегез.


*Үсемлекләрдә ончыл чык күрсәгез, аларны сабын һәм сода катнашмасы белән эшкәртегез. Бу аның таралуын тоткарлар.


*Агач-куакларда корыган һәм өшегән ботакларны кисегез, урынын сылап куегыз.


*Июньдә агачлар һәм куаклар суга мохтаҗ. Коры һәм эссе һава торганда карлыган бигрәк тә су сибүне таләп итә, юкса җиләкләре вак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев