Үләннең яфракларын банкага агач тукмак белән төя-төя тыгызлап тутырдым.
Тәрәзә төбендә кояшта өч көн торгач, ит тарткычның эре тишегеннән чыгардым. Табакта яхшылап уганнан соң, өстенә дымлы чүпрәк каплап 8 сәгать тоттым да, җәймә өстенә таратып, төнгә калдырдым. Икенче көнне 90-100 градуска хәтле кызган газ мичен ябып бетермичә генә киптердем. Күргәнегезчә, мәшәкате шактый. Ә хуш исе, тәме сөйләп аңлата торган түгел.
Резидә Фазылова, Мамадыш районы Усали авылы
Чыганак-фото: 1001 КИҢӘШ
Нет комментариев