Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Юкә чәчәге картаю процессын тоткарлый!

Бу хуш исле агач тамырыннан башлап, ботак очына кадәр файдалы.

Игътибар иткәнсездер, юкә яфракларыннан бал тама, җәмәгать. Чәчәкләрен җыеп киптергәнсездер инде. Күп­ләребез аны гадәт буенча җыя, кемнәрдер салкын тигәндә генә куллана. Ә бит бу хуш исле агач тамырыннан башлап, ботак очына кадәр файдалы!
Кабыгы, яфрагы, бөресе, чәчәге – барысы да кыйммәтле дару чималы. Яфрак­лары һәм чәчәкләрендә глюкоза, С витамины, тимер, калий, кальций, магний, каротин, танин, аксым, фитонцидлар (бактерия һәм инфекцияләрне үтерүчеләр), микроэлементлар һәм биофлавоноидлар (кан һәм тамырларга аеруча файдалы), эфир майлары бар. Үсемлек бөтен организмга файда китерә. Витаминга туендыра, стресстан коткара.
Юкә шифа китерсен һәм зарар салмасын өчен, аның төнәтмәсенең гади чәй генә түгел, ә дару чарасы булуын онытмаска кирәк. Аны артык күп кулланырга ярамый, барлык шундый нәрсәләрнең чама белән генә кабул иткәндә файдалы икәнен истән чыгармагыз. Югыйсә, күкрәк өлешендә авырту, тахикардия һ.б. теләмәгән нәтиҗәләргә тарырсыз. Умартачылык продуктларына аллергияле кешеләргә дә бик сак булу сорала.
Юкә чәчәге тир һәм үт суы кудыру, ялкынсынуга каршы тору һәм температураны төшерү сыйфатларына ия. Косметологиядә картаю процессын тоткарлау, тырнак һәм чәчләрне ныгыту өчен кулланыла. Катнашманы түбәндәгечә ясыйлар: юкә ботагын яндырганнан соң калган ике чәй кашыгы көлне кайнар суга салып болгаталар һәм иртән эчәләр. Аны профилактик чара буларак һәр айда бер атна дәвамында кабул итәләр. Ирләр өчен юкә төнәтмәсе простатитны дәвалау чарасы буларак кулланыла. Бер атнадан соң хәл яхшы якка үзгәрә, авырту кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев