Җире барның – җиме бар. Бакча җиләген уңышлы итәбез
Язын бер тапкыр тукландырабыз һәм күп җиләк алабыз. Нидән башлыйбызмы? Ашлама керткәнче, җиләк (халык телендә «виктория» дибез) төпләрен тәртипкә китерәбез: карт, корыган һәм авыру яфраклардан чистартабыз. Ә ашламаны болай әзерлибез:
10 литрлы чиләкнең 1/3 өлешенә кайнар су салабыз һәм шуңа ½әр чәй кашыгы бор кислотасы белән марганцовка кушып, эреп беткәнче, болгатабыз. Чиләкне гади су белән тутырабыз һәм 14 тамчы йод белән 2 аш кашыгы нашатырь спирты өстибез, яхшылап болгатабыз. Җиләкләр өчен ашлама әзер!
Һәр төпкә 0,4әр литр сибеп кенә чыгасы кала. Мондый тукландыру иң хәлсез үсентеләрен дә терелтә һәм алар гөрләп чәчәк атып, эре, татлы җиләк уңышы белән сөендерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев