Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Иммунитетны күтәрер вакыт

Иммунитетны арттыру өчен, нәтиҗәлелеге гасырлар белән расланган традицион рецептлардан файдаланырга мөмкин:

Ярмалардан, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән җиңел ризыклар кулланыгыз. Җылы ризыкка һәм эчемлекләргә өстенлек бирегез.
Ризыкларны тәмләткечләр кулланып әзерләгез. Аларга сарымсак, тмин, укроп, кориандр, куркума һәм имбир керергә тиеш;
Йоклар алдыннан җылы ванна яки душ кабул итегез;
Соң ятмаска тырышыгыз.
Көн саен әз генә булса да зарядка ясагыз.
Иммунитетны сакларга тулы кыйммәтле ял да ярдәм итәчәк. Җитәрлек йоклагыз, әмма тәүлеккә 7-8 сәгатьтән артык түгел. Йокыны аны туйдырып булмый, ә арыганлык, киресенчә, туплану үзенчәлегенә ия. Даими рәвештә үзегезгә психологик разрядка бирегез. Һәм, әлбәттә, ешрак елмаегыз, чөнки оптимистик рух та иммунитетны күтәрә һәм көзге депрессиядән качарга мөмкинлек бирәчәк! Тормышка шатланыгыз.
Көз – ул болытлы һәм елак күк кенә түгел. Көз көне кояшлы көннәр дә була, безнең кәефебез тәрәзә артындагы күренешкә нинди күңел торышы белән каравыбыздан тора. Сәламәтлегебезнең дә күңел халәтебезгә бәйле булуын истән чыгармагыз, оптимист булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев