Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Июль ахырында нинди бакча эшләре башкарырга мөмкин соң

Җире барның – җиме бар.

Бу вакытта редис, дайкон, кыяр, кукуруз, шулай ук төче борыч, спаржа фасоле, иртә кәбестә утыртырга мөмкин. Ә шпинат, суган, кресс-салат, руккола һәм башка салат яшелчәләре өстәлдә һәрвакыт витаминнар булсын өчен ике атна саен утыртыла.
 

Июль – кишер чәчү өчен оптималь вакыт. Тамыр җимеше ярылмый һәм кыш буе үзендә витаминнар саклый. Кишер көзге салкыннардан курыкмый, шуңа күрә ул кышны бик яхшы кичерәчәк.

Көзен кыяр уңышы алу өчен, үсентеләрне стаканнарга утыртып, теплицага куярга киңәш ителә. Бу уңыш алу вакытын озайтырга һәм көзгә кадәр яңа кыярдан ләззәтләнергә мөмкинлек бирәчәк.

Ташкабак, патиссонның сабаклары котырып үссә, төп сабакның – очын, яфраклары куе булса, берничәсен өзәргә кирәк. Һава йөрмәгәнлектән, ташкабак чери башларга мөмкин.

Җиләк-җимеш агачларында коры яфраклар һәм ботаклар күренә башласа, аларны кисегез яисә өзегез.
Яңа уңышка нигез салу алдыннан саклау урыннарында (базларда, келәтләрдә) дезинфекция һәм җыештыру эшләре үткәрегез.

Суганны кайчан алырга дигәндә, аның сабаклары саргая, кибә һәм түтәлгә ята башлый. Гадәттә, суганны июль ахырыннан алып августның уртасына кадәр алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев