Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Июль аенда кайсы файдалы үсемлекләрне җыеп, киптереп куярга мөмкин?

Төнәтмәләр һәм үлән чәйләре табибка күренүне алыштыра алмый һәм белгеч киңәшеннән башка кабул ителмәве турында онытмагыз!

Каен яфрагын июль башыннан да соңга калмыйча җыялар, кояш нурлары туры төшми торган урында, буташтыргалап киптерәләр. Ул сидек, үт суы куу, паразитларга каршы тору, гомуми организмны ныгыту сыйфатларына ия. Бөерләрендә, терәк-хәрәкәт аппаратлары эшчәнлегендә җитешсезлекләр булганнар, йөкле хатыннар һәм 12 яшькә җитмәгән балаларга куллану ярамый.

Күкчәчәкнең (васелек) таҗларын гына өзәләр һәм 40°С эсседән артмаган ышык урында киптерәләр. Сидек, үт суы кудыру, авыртуны басу, микробка каршы тору сыйфатларына ия. Йөкле һәм кан оюы түбән кешеләргә ярамый.

Тырнак гөл чәчәген ачылгач ук җыялар һәм 50-60°Ста киптерәләр. Ашказаны-эчәклек тракты, сулыш юллары, йөрәк-кан тамырлары сис­темасы авырулары вакытында тынычландыргыч һәм ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла. Гипотонияле кешеләргә, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, тынычландыргыч препаратлар кулланучыларга ярамый.

Кычытканның яфрагын чәчәк атканчы җыялар һәм уала башлаганчы киптерәләр. Азканлылык, эчке кан савулар булганда, эчне йомшарткыч һәм поливитамин чара буларак кулланалар. Варикоз, кан тамырлары киңәю, тромбофлебит, гипертония, бөер авырулары һәм йөкле булганнарга тыела.
Ромашка чәчәкләрен яхшы җилләнелә торган урында киптерәләр. Тир кудыргыч, антисептик буларак, балалар метеоризмы вакытында кулланалар. Гастрит, диарея, бөер һәм сидек капчыгы авырулары вакытында, йөклелек чорында ярамый.

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев