Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Яшелчәләргә ашлау комплексын үзлектән ясыйбыз

Июль – бакчада актив эш һәм утырткан яшелчәләрне тукландыру вакыты. Алар уңыш бирер алдыннан фосфор һәм калийга мохтаҗ.

Мондый ашлау комплексын үзлектән дә ясарга мөмкинлеген һәркем белә һәм без дә исегезгә төшереп узсак, артык булмастыр.

Томат: июльдә тукландыру өчен помидорларга 10 л суга 1 л сыер тизәге, 20 гр суперфосфат, 20 гр калий сернокислый составы яхшы. Озын булып үсә торган куак төпләренә 2 л, кечкенә һәм уртача биеклектәгеләргә – 1, 1,5 л сибәргә.
Кыяр: аларга үләннәр төнәтмәсе әзерләсәгез дә була. Кычыткан, әрем, тук­ранбаш һәм башка чүп үләннәрен тураклап, савытка тутырырга һәм җылы су салырга. 7-10 көн төнәткәч (кайнаудан туктаган булсын), 1:5 нисбәтендә су белән катнаштырып сибәләр. Июльдә бер тапкыр шундый ашлау һәм икенче – 1 стакан агач көле белән 10 л су төнәтмәсен кулланыгыз.


Борыч: иртә сортлар бу вакытта инде борыч бирә һәм аларны 10 л суга 0,5 л сыер тизәге һәм 300 гр көл катнашмасы белән ашлыйлар. Ә әлегә чәчәктә булганнарга 10 л су белән 10 гр мочевина, 25 гр суперфосфат һәм 20 гр калий сульфаты катнашмасын сибәләр.
Кишер: бу айда аларның тамыразык үстерү стадиясе һәм нитроаммафоска белән ашласаң отышлы. 10 л
суга 30-40 гр катнашманы салып, үсемлек рәтләре арасына сибәргә, ә аннары чиста су белән коендырырга. Түтәлгә көл сипсәгез дә була.

Чөгендер: 10 л суга 1 стакан агач көле төнәтмәсен сибегез. Чөгендер татлы булсын өчен тоз эремәсе белән ашлыйлар (10 л суга 15-20 гр ). Әмма моны сезон дәвамында өч тапкырдан да артык эшләргә ярамый.

Кәбестә: алар эре булсын дисәгез, июльдә һичшиксез ашларга кирәк. 10 л
суга 0,5 л сыер тизәге һәм 0,5 л монофосфат катнашмасын бер төпкә 1 – 1,5 л сибәргә.

Суган: башлары зур булып үссен өчен 10 л су белән 2 а.к. нитрофоска катнашмасын сибәргә. Әзер ашламалардан суган һәм сарымсак өчен Агрикол кулланырга була.

Сарымсак: комп­лекслы ашларга теләсәгез, 10 л суга 10 гр диаммофоска кушып болгатып, сибегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев