Гомерне елларга озайтучы 5 минут
***
Фото: ясалма интеллект
Баскычтан өскә менмәгез, ә төшегез. Аска төшүнең дә шулай ук файдалы булуын, мускул-кан тамырларына яхшы ук йөкләнеш килүен бик күпләр белми. Ә иң мөһиме, төшү – менү түгел инде, күпкә җиңелрәк һәм күңеллерәк.
Муеныгызга рәхәт ясау өчен, авызыгызга карандаш кабып, алдыгыздагы һавада «А»дан «Я»га кадәр алфавитны языгыз. Умыртка баганасының муен өлеше рәхмәтле булыр!
Тоз кушып ясалган диңгез суы белән авызыгызны чайкагыз (1 стакан җылы суга 1 а.к. тоз). Тешләрегез, миндальсыман бизләрегез һәм борын-йоткылык лайлалыгы шат булыр: аларга кариес, ангина һәм ОРЗларга һөҗүм итүе авыррак булачак.
Чи кишер, шалкан, алма яки кәбестә күчәне кимерегез (геморройдан профилактика), югыйсә, клетчаткага битарафлыгыгыз өчен, кан белән түләргә туры килүе бар.
Дүртаяклап басыгыз һәм никадәрле булдыра аласыз, бар көчегезгә аркагызны бөгегез. Ике минут дәвамында арт саныгыз белән аска-өскә, уңга-сулга һәм түгәрәк хәрәкәтләр ясагыз. Бил өчен бик тә файдалы.
Күзләрегезне йомыгыз! Алар өчен иң яхшы ял – бернәрсәгә дә карамый һәм күрми тору.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев