Гөлләр яхшы үссен өчен сарымсак суы сибегез
#кирәклекиңәшләр

Гөлләр яхшы үссен өчен сарымсак суы сибегез

Сарымсак суы үсемлекләр өчен файдалы фитонцидлар, микроэлементлар, антиоксидантларга бай. Ул инфекцияле чирләрне кисәтергә, дәваларга, корткычларны куркытырга булыша.

1 л суга 2-3 тырнак сарымсакны угычтан уып салырга һәм 2-3 көн төнәткәч, сөзәргә, 1 л су кушарга. Сарымсак кисәкләре туфракка эләгергә тиеш түгел, алар чери башлаячак.

Бу төнәтмәне гөлләргә 2-3 атнага бер тапкыр сибәргә була. Корткычларга каршы өстән сиптерергә дә ярый.


Нет комментариев