Теш пастасы бик күп тапларны бетерә
***
Фото: ясалма интеллект
- Теш пастасы ак кроссовкаларны, ак төстәге аяк киемнәрен яхшы чистарта.
- Көмеш әйберләрне чистарта, саргайган пианино клавишларын агарта.
- Киемдәге тапларны, иннек эзләрен дә теш пастасы ярдәмендә юк итәргә була.
- Савыт-сабадан кофе, чәй тапларын яхшы юа.
- Кулдагы буя эзләрен, бөҗәк тешләгәннән соң кабарып чыккан эзләрне дә теш пастасы ярдәмендә бетереп була.
- Смартфонның экранын, үтүкнең йөзен теш пастасы белән чистартыгыз.
- Теш пастасын битенә сөрткән кешеләр дә бар. Бетчәләрне бетерер өчен 1 тюбик теш пастасына 1 аш кашыгы зәйтүн мае салырга кирәк. Биткә сөртеп 15 минут тотыгыз. Битне тарттырырга мөмкин, курыкмагыз. Юып алгач битегезгә һәр көн сөртә торган кремны сөртеп куегыз. Берничә көн сөртсәгез, бетчәләр чыгып интектермәс.
Искәрмә: теш пастасының иң гади һәм арзанлысын сатып алырга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев