Файдалы киңәшләр!
Сатуда 3 төрле йомырка бар - нинди? Пешергәндә ярылмасын өчен, йомырканы нишләтергә? Кайчан йомырканың кабыгы ансат әрчелә?
Халыкта йомырка ашлары киң таралган. Йомырканы бөтен килеш, тәбә, бүдәнә итеп пешерәләр, шулпага салалар, камырга сыталар.
- Сатуда өч төрле йомырка: 1 нче категорияле, ягъни ашханә йомыркасы, 2 нче категорияле (эре һәм вак) йомырка һәм диетик йомырка була. Диетик йомырка дип тавык салганның беренче 7 көнендәге йомырканы атыйбыз. Чиста, эре, каты кабыклы була.
- Йомыркадан аш-су әзерли башлаганчы, аны җылымса тозлы су белән юалар. Кайнар суда чистармый. Юылган йомырканы чиста тастымал белән сөртәләр.
- Ризыкка бозык йомырка кермәсен өчен, аның һәрберсен аерым, читтәрәк сыталар, начар исе булмаса гына савытка салалар.
- Пешкән йомырканы өстәлгә куеп әйләндереп җибәргәндә бер урында озак бөтерелеп тора; чи йомырка әкрен әйләнә.
- Пешергәндә ярылмасын өчен, йомырканың йомры башын тиз генә энә белән тишеп алалар, я суга тоз өстиләр дә кайнар суга салып пешерәләр.
- Йомырканы сытып үзен генә кыздырганда, агына - тоз, сарысына борыч сибәләр.
- Йомырка пешүгә, кайнар суын түгеп, бераз салкын суда тотарга кирәк, шул чакта кабыгы ансат әрчелә.
- Чиле-пешле итеп пешерү өчен 3-4 минут кайнату җитә.
- Агы катырак пешеп, сарысы сыеграк калсын өчен 4-5 минут кайнаталар.
- Каты итеп пешерү вакыты - 8 -10 минут.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев