Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Җенси юл белән йога торган инфекцияләрдән ничек сакланырга?

Көн саен дөньяда җенси юл белән йога торган инфекцияләрнең (ИППП) 1 миллионнан артык очрагы була, аларның күбесе симптомсыз уза.

Бәяләүләр буенча, ел саен дәвалана торган дүрт ИПППның берсе – хламидиоз, гонорея, сифилис яки трихомониаз йоктыруның 374 миллион яңа очрагы күзәтелә. Гади герпес вирусының (ВПГ) гениталь инфекциясе булган затларның саны 500 миллионнан артык (15-49 яшьлекләр) дәрәҗәсендә исәпләнә.

Ел саен кеше папилломасы вирусы (ВПЧ) йоктыру нәтиҗәсендә аналык муентыгы яман шешеннән 311 меңнән артык үлем очрагы була. ИППП сексуаль һәм репродуктив сәламәтлеккә турыдан-туры йогынты ясый, стигматизациягә, бала тапмауга, онкологик авыруларга һәм йөклелек чорында катлаулануларга китерә, шулай ук ВИЧ-инфекция куркынычын арттыра. Бу инфекцияләрнең даруларга каршы торучанлыгы дөньяда ИППП авырлыгын киметүгә комачаулый торган җитди факторларның берсе булып тора.

ИППП термины астында иң еш йоктыру юлы җенси контакт булган йогышлы авыруларны аңлыйлар. Хәзерге вакытта ИППП китереп чыгара торган микробларның саны 30 дан артык. Болар –бактерияләр, вируслар, паразитлар. Шуларның 8е аеруча еш очрый. Аларга дәвалана торган сифилис, гонорея, хламидиоз һәм трихомониаз, дәваланмый торганнарына В гепатиты, гади герпес вирусы, ВИЧ һәм кеше папилломасы вирусы (ВПЧ) керә. Еш кына берьюлы берничә авыру йоктыру очрагы да була. Кайбер ИПППлар ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычын 3 һәм аннан да күбрәк тапкырга арттыра.

Авыру кеше ИППП йоктыру чыганагы булып тора. ИППП йоктыру җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, алар инфекциянең турыдан-туры йогынтысы белән генә бәйле түгел. Герпес, гонорея һәм сифилис кебек ИППП ВИЧ йоктыру куркынычын арттырырга мөмкин. Анадан балага ИППП йоктыру  үле тууга, яңа туган баланың үлеменә, туганда тән авырлыгының түбән булуына һәм вакытыннан алда тууына, сепсиска, неонаталь конъюнктивитка һәм тумыштан килгән аномалияләргә китерергә мөмкин.

ВПЧ инфекциясе аналык муентыгы яман шешен һәм башка онкологик авыруларны китереп чыгара. Гонорея һәм хламидиоз кебек ИПППлар кече оча органнарының ялкынсыну авыруларының һәм хатын-кызларда бала тапмауның төп сәбәпләре булып тора.

Инфекция йоктырмас өчен профилактика чараларын үтәргә кирәк.

1. Куркынычсыз җенси тәртип саклау, аларга керә: җенси тормышның иртә башлануыннан баш тарту, очраклы җенси бәйләнешләрне бетерү, җенси партнерлар санын кыскарту һәм иң ышанычлысын сайлау, ИПППны индивидуаль профилактикалау чараларыннан файдалану, ИПППда шикләнү, шикле партнер белән очраклы җенси контактта булу, көчләү очракларында кичекмәстән махсуслаштырылган дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итү.

2. Кеше папилломасы  (ВПЧ) һәм В гепатиты вирусыннан вакцинация.

ИППП йоктыруны шәхси профилактикалау өчен куркынычсыз сексуаль тәртип кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

ИПППны уңышлы дәвалау һәм аның катлаулануларын булдырмау өчен симптомнар барлыкка килгәндә кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә.

ИПППны вакытында диагностикалау өчен вакыт-вакыт, шул исәптән профилактик яктан, ИПППга тикшерү кирәк – бу репродуктив функция бозылу һәм көзлегүләр  үсеше куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. ИПППны уңышлы дәвалау һәм аларның катлаулануларын булдырмау өчен симптомнар барлыкка килгәндә һич тә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, ә кичекмәстән дерматовенерология поликлиникасына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев