Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Чиянең сәламәтлеккә файдасы турында

Быел чия ишелеп уңды. Күзләрне кызыктырып, янып утыралар. Чиләкләп түгел, центнерлап җыярга була. Иң ялкау кеше дә кызыгып җыярлык күп ул быел. Уңган хуҗабикәләр аннан ни генә әзерләми. Чиянең сәламәтлеккә файдасы нинди соң?

Аның файдалы сыйфатлары чагыштыргысыз күп. Анда глюкоза, фруктоза, В1 В2, В6, С, РР витаминнары, фолий кислотасы һәм органик кислоталар, тимер, магний, калий, кобальт, пектиннар, бакыр бар.

Чия эч кипкәндә, артроз авыруы, бөер һәм үпкә авырулары булганда ярдәм итә. Балаларда азканлылык булганда файдалы. Чия ашау канның оешу сәләтен акрынайта, подаграга, атеросклерозга, онкологик авыруларга каршы тора. Анда булган кумарин тромблар ясалуны кисәтә, йөрәк мускулларын ныгыта.

Чия организмнан азот шлакларын чыгара. Чия составындагы бакыр организмны тынычландыра, гипертония белән авыручыларга файдалы.

Кайвакыт аны «йөрәк җиләге» дип тә атыйлар. Чиядәге актив Р витамины, дуплау матдәсе, пигментлар һәм аскорбин кислотасы тонусны, иммунитетны күтәрәләр һәм кан тамырларының стенкаларын ныгыталар. Инсульт яки инфаркт кичергән кешеләргә чия тизрәк савыгырга ярдәм итә. Ә анда : булган магний (кальций һәм И витамины белән берлектә) сөякләрне ныгыта һәм сөяк тукымасының кимүен акрынайта. Аның тамырларны киңәйтү, спазмнарга каршы тору сыйфаты — спазмнарны бетерергә һәм күрем вакытындагы авыртуларны киметергә ярдәм итә.

Бу җимешкә антоциан матдәсе төс бирә. Антоциан төс бирүче генә түгел, ул – биологик актив матдә. Аның вирусларга һәм ялкынсынуга каршы тору сыйфаты билгеле. Әгәр сезгә салкын тигән булса, бер дистә җиләк бер төймә аспиринны алыштыра. Аны шулай ук организмны ныгытучы – витаминлы чара итеп кулланырга да була. 2 аш кашыгы уып изелгән җимешләргә бер стакан кайнар су салып 15 минут тотыгыз һәм җимешле суны берьюлы эчеп бетерегез. Процедураны көнгә 3 тапкыр кабатларга.

Чия суты трахеит, бронхит авырулары, ютәл вакытында какырык чыгаруны җиңеләйтә, салкын тигәндә температураны төшерә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев