Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чебиләр алыр вакыт

Ит өчен үстереләчәк бройлерларның әтәч яки тавык булуы артык әһәмиятле түгел. Ә инде, шулай да, сайлыйсыгыз килә икән, аларны чеби вакытында канатларын җәеп карап, аерып була.

  • Әтәчнең каурыйлары бер размерда, ә тавыкныкы – төрле озынлыкта. Җенесләренә карамыйча, хәрәкәтчән, актив, янып торган, тоныкланмаган күзле чебиләрне сайларга кирәк.
  • Әгәр дә чебинең йоны коелган, утырып кына тора, ә күзләре тонык икән – ул авыру һәм озак яшәмәячәк. Сәламәт чебинең эче йомшак, күпермәгән, җыйнак була.
  • Йоннары тигез, тыныч вакытта канатлары кабармаган, ә гәүдәсенә тыгыз ятып торырга тиеш. Сәламәт чебиләрнең тавышка реакцияләре яхшы. Алар салынган әрҗәгә суккаласаң, тавыш ягына киләчәкләр.
  • Сәламәт РОСС308, КОББ 500 кроссларның эчләре бераз гына күпергән, түгәрәк. Томшыклары һәм аяклары бераз гына зәңгәрсү булырга мөмкин.
  • 2-3 атналык чебиләрнең ашкайнату системасы җитлекмәгән, алар оптималь тән температурасын тотарга әле сәләтле түгел.
  • Түшләре туңуны, салкын тию авыруларын булдырмас өчен температура режимын гына саклау җитми, асларын да җылытырга кирәк.
  • Чебиләр 5 көнлек булганчы ке тәклекләрен 20-24 сәгать дәвамында яктырту таләп ителә. Бер атналык булып, кошлар көн белән төнне аера башлагач, һәр ике сәгать саен 10-15 минутка утны сүндереп алалар. Шул рәвешле якты көн дәвамлыгын 16-17 сәгатькә җиткерәләр.
  • Чебиләр асрала торган урында вентиляция булырга тиеш.Бройлерларга даими саф һаваның кереп торуы яшәү өчен кирәк.
  • Бройлерларны ашату - күпмелек булулары белән бәйле.
  • Түбәндәге даимилекне сакларга кирәк:
  1. 1 атна - көнгә 8 тапкыр;
  2. 2 атна - 6 тапкыр;
  3. 3 атна - 4 тапкыр;
  4. 4 атналыктан алып суйганчыга кадәр - тәүлеккә 2 тапкыр ашатырга.
  • Ашатканда кулланыла торган комбикорм төрле фракциядәге коры төер рәвешендә яки барлык продуктлар сөттә, шулпада йә булмаса сүлдә җебетелгән булырга мөмкин.
  • Кулланылган сыеклыкның ризыкка нисбәт күләме 1,7:1. Кошларга, ашказаны – эчәклек тракты авыруларын кисәтү максатыннан, марганцовка эремәсен эчерергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев