Челтәрләрне агартабыз: файдалы киңәшләр
Җәй – аклану, пакълану, юу, җыештыру вакыты. Өебезнең яме булып торган яраткан челтәрләр тора-бара аклыгын югалта. Әмма аңа карап кына, яңасын аласы килеп тормый, аларның да бәяләре, мин сиңа әйтим, тешләшә...
Әйдәгез, үзебез агартып карыйк, өр-яңа кебек булсыннар!
Әллә никадәр ысуллары бар инде аның, бәлки сезнең сер итеп кенә тотылган, үзегез генә куллана торганнары да бардыр, уртаклашыгыз безнең белән дә.
Ә без түбәндәгене тәкъдим итәбез: 8 литр суга 8 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 100 гр кер юу порошогы, 1 аш кашыгы горчица порошогы салып эретегез һәм шуңа челтәрегезне батырып куегыз. Агартырга салганчы, бер кат гадәти генә юып, тузаннарыннан арындырып алсагыз яхшырак булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев