Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чебен-черкидән саклану ысуллары

Әгәр дә сез табигатьтә утырырга уйлагансыз икән, учакка артыш сабакларын ыргытыгыз.

Канәфер

1 стакан суга 5 г канәфер салыгыгыз, 15 минут кайнатыгыз. 10 тамчы кайнатманы 1 бал кашыгы ислемай белән бутагыз да тәннең ачык урыннарын килеп чыккан төнәтмә белән ышкыгыз. 2 сәгать тынычлап йөрергә була.

Артыш сабаклары

Әгәр дә сез табигатьтә утырырга уйлагансыз икән, учакка артыш сабакларын ыргытыгыз.

Әрем кайнатмасы

Әгәр дә әрем тамырыннан ясалган кайнатма белән юынсаң (туралган тамырга 1,5 л су салып кайнатырга, 20-30 минут төнәтергә), бер бөҗәк тә биткә тимәс.

Сарут кайнатмасы

Элегрәк черкиләрне һәм башка канечкеч бөҗәкләрне куркыту өчен сарут тамырының кайнатмасын кулланганнар – иң киң таралган чүп үләне.
1,5 л суга бер уч туралган сарут тамыры салып, кайнатма ачык сары төскә кергәнче 3 тапкыр кайнатыгыз. Шул кайнатма белән бит һәм кулларыгызны юыгыз һәм бер черки дә сезгә тимәс.

Май, шампунь һәм аш серкәсе

Черки һәм чебеннәргә карата тәэсирле чараны әзерләү өчен сезгә нинди дә булса үсемлек мае, шампунь һәм 9%лы аш серкәсе кирәк булачак. Шушы ингридиентларны тигез күләмдә ак күбеккә әйләнгәнгә кадәр болгатыгыз. Бу катнашманы бөркегечкә салыгыз һәм тәнгә сөртегез.
Аш серкәсе бөҗәкләрне куркыта, шампунь көчле исне бетерә, ә май – һәрбер кремның нигезе. Бу чара балалар өчен куркыныч түгел.

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев