Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Чәчләрегез коеламы? Буыннарыгыз авыртамы? Начар йоклыйсызмы? Һәр нәрсәгә ярдәм бар

Файдалы киңәшләр.

Чәчләрең коеламы? – кабак орлыгы аша;
Һәрвакыт арыйсыңмы? – банан аша;
Буыннарың авыртамы? – куркума куллан;
Холестериның артканмы? – солы куллан;
Тирең корымы? – авокадо аша;

Иммунитетың түбәнме? – сарымсак аша;
Ашкайнатуың начармы? – йогырт аша;
Эчең күперәме? – фенхель орлыгы куллан;
Пошаманланасыңмы? – кара шоколад аша;
Тимер микъдары төшкәнме? – шпинат аша;

Күзең начар күрәме? – кишер аша;
Аягыңны көзән җыерамы? – магнийга бай миндаль аша;
Метаболизм акрынмы? – яшел чәй эч;
Эч катамы? – чиа орлыгы куллан;
Сөякләрең нык түгелме? – кальцийга бай көнҗет орлыгы аша;

Баш миеңдә томанмы? – кара җиләк аша;
Кан басымың югарымы? – чөгендер аша;
Татлы ризыкларга тартамы? – хөрмә аша;
Начар йоклыйсыңмы? – миндаль аша.

Акыллы фикерләр
Кешеләргә ачуланмагыз һәм хөкем итмәгез. Сез гафу иткән кеше күңелегезгә ярату сала.

Онытма: тән һәм күңел өчен иң яхшы дару – дога, ураза тоту һәм физик хезмәт.

Күңелегездә авыр булганда күп йөрергә кирәк: кырда, урманда, су буенда. Су сагышыңны таратыр һәм уйларыңны тынычландырыр.

Бәхәсләшмәгез. Һәркемнең үз дөреслеге һәм үз үпкә-рәнҗеше.

Куллар эшләгәндә, нервылар ял итә. Баш эшләгәндә – тән көч җыя.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев