Чәчәкләрне кайчан чәчәргә?
Бакчачылар өчен файдалы киңәшләр.
ПЕТУНИЯ: февраль ахыры – март башында чәчәләр. Орлыклары бик вак булганга, батырмыйча, туфракның өстенә генә чәчәргә. 10-14 көннән тишелә (сыйфатлы орлык булса). Әзрәк үскән үсентеләрне, пикировать итеп, аерым савытларга утырталар. Үсү барышында 2-3 тапкыр күчереп утыртканда, петуния яхшырак үсә. Түтәлгә май уртасында чыгарырга мөмкин. бу вакытка инде ул чәчәккә бөреләнә.
ЛОБЕЛИЯ: февраль ахыры – март башында, шулай ук, тирән батырмыйча гына туфракка чәчәләр, пульверизатор белән су сибәләр. Якынча 2 атнадан орлыклар тишелә. Үсентеләрне пикировать итеп, яхшы җилләтелә торган урынга куялар. май уртасыннан түтәлгә утырталар.
ГВОЗДИКА ШАБО: үсентесез бездә ул чәчәк атып өлгерми, моның өчен аңа 5-6 ай кирәк. Шуңа күрә аны февральдән дә соңга калмый чәчәләр. Бүген утыртып, бәхетегезне сынап карый аласыз.
БЕГОНИЯ: Июнь аеннан көзге салкыннарга кадәр чәчәк атучы искиткеч талымсыз үсемлек. Бегония орлыклары бик озак шыта, шуңа күрә аларны февральдә чәчеп бетерәләр. Туфрак өстеннән чәчәргә кирәк. Орлыклар шыту өчен оптималь температура +20 градус. 1,5 айдан соң яшь үсентеләрне аерым чүлмәкләргә күчерәләр, ә июнь башында тышка утырталар.
САЛЬВИЯ: Безнең киңлекләр климатында, җылы яратучы сальвия (Salvia splendens) бер еллык кебек үстерелә. Тумышы белән ул Көньяк Америкадан, анда аны күпьеллык үсемлек буларак үстерәләр. Безнең бакчаларда ялтыравык шалфей буларак билгеле сальвия ярыйсы гына популяр.
Сальвияне февраль ахыры - март башында, әз генә туфрак белән каплап чәчәләр. 4-5 чын яфрак фазасында пикировать итәләр, ә май ахыры - июнь башында (климатка һәм һава торышына карап) грунтка утырталар, моның өчен кояшлы урынны сайлагыз.
ВИОЛА (ФИАЛКА): Әгәр дә сез виола (Viola x wittrockiana) утырткан елында ук май ахырыннан алып беренче карга кадәр чәчәк атсын дисәгез, аны февраль уртасына чәчегез. Чәчәкләр үстерүчеләр тарафыннан бик киң кулланыла торган бу ике еллык культура дәвамлы чәчәк атуы, төрле төстәге сортларның күплеге һәм шаккаткыч талымсызлыгы өчен бәяләнә. Виоланы хәтта чәчәк аткач та күчереп утыртырга ярый, түтәлдә дә контейнерларда да бик яхшы үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев