Чәчәккә дә дару төймәсе кирәк
#кирәклекиңәшләр

Чәчәккә дә дару төймәсе кирәк

Кайсыбер гөлләр, чәчәкләр бер хәрәкәтсез утыра бирә – ни үсми, ни чәчәк атмый.

Мондый очракта гап-гади аспирин ярдәмгә килә. Әйе, әйе, 1 төймә ацетилсалицил кислотасы гөлләрне «уятырга» сәләтле.

Эремә болай ясала: 100 мл кайнар суга 1 төймәне салып болгатырга һәм бер литр булганчы су өстәргә. 7-10 көнгә бер тапкыр шуны тамыр төбенә сибәргә (сезонга 3-4 тапкырдан артык кирәкмәс).

Нәтиҗә: 

  • тизрәк чәчәк ата;
  • үсеше активлаша;
  • хәтта яран гөлләренең чыбыкчаларында тамырлар күбрәк чыга һәм яфраклары тизрәк үсә.

Фото: «ЯҮ» архивы


Нет комментариев