Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Буыннарыгызны майлагыз

Менә ни өчен кытайлар картлыкларында буыннар сызлавына зарланмый икән!

 Аларда андый авыртуларга каршы шәп рецепт бар. Ә катнашманы әзерләү өчен бернинди дә кыйммәт һәм экзотик әйберләр таләп ителми, нибары 150 гр желатин һәм салкын су кирәк.


Кичен, йокларга ятар алдыннан, ике аш кашыгы желатинны чирек стакан салкын суга салып болгатыгыз да, төне буена шулай калдырыгыз (суыткычка куймагыз). Иртән торгач, шуңа сок, йогырт, чәй, гомумән, сезгә нәрсә ошый, шуны ку шыгыз.


Желатин муендагы, аркада, буыннарда һәм аяк лардагы авыртуларны дәвалаганда ярдәм итә. Җиде көннән файдасын сизә башларсыз. Ә болай, мондый катнашманы ай дәвамында кабул итегез һәм аннары алты ай ял иткәннән соң тагын кабатлагыз. Шул рәвешле сез буыннарыгызны «майларсыз».


Кабатлыйбыз: без тәкъдим иткән язмалар дәвалау билгеләү түгел, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев